“Бер көнгә - 6-10 тырма“ [+фотолар]
Хуҗалыкларда көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар һәм ремонт эшләрен башлап җибәрделәр. Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 3561 берәмлек тырма бар, аның барысы да төзекләндерү таләп итә, 20 ноябрьгә 28 проценты ремонтланган. Төзекләндерергә кирәкле 130 чәчкечнең 45е, 9 чәчү комплексының - 1се, 24...
Хуҗалыкларда көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар һәм ремонт эшләрен башлап җибәрделәр.
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 3561 берәмлек тырма бар, аның барысы да төзекләндерү таләп итә, 20 ноябрьгә 28 проценты ремонтланган. Төзекләндерергә кирәкле 130 чәчкечнең 45е, 9 чәчү комплексының - 1се, 24 катнаш агрегатның - 3се, 119 культиваторның 39ы төзекләндерелгән. Төзекләндерү эшләрен "Симет" җәмгыяте инде төгәлләргә дә өлгергән. Шулай ук "Курсабаш" хуҗалыгында да шушы көннәрдә эш төгәлләнү алдында.
"Шытсу" җәмгыятендә дә көннәр җылы торганда, техника ремонтының сыйфатлырак та, арзангарак та төшүен белеп эшлиләр. Кышкы салкында эшли торган бинаны җылыту өчен генә дә күпме ягулык кирәк булыр иде. Запас частьларга бәяләр дә артып торганда техниканы хәзердән барлап, ремонтлап куйсаң күпме акча янга кала дигән сүз. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр барысын да алдан исәпләп куя.
Тулы язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев