Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовның күпьеллык намуслы хезмәте югары бәяләнеп, ул «Татарстан Республикасының мактау тактасы»на кертелде.
Татарстан Республикасы финанс системасының иң тәҗрибәле һәм абруйлы хезмәткәрләренең берсе, Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәяләнде. Ул «Татарстан Республикасының мактау тактасы»на кертелде.
Мактау тактасына язылу турындагы тантаналы таныклыкны Шәмсун Әкбәр улына Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов тапшырды.
Шәмсун Әкбәр улының стратегик фикерләве, төгәллеге һәм катлаулы мәсьәләләрне оста хәл итә белүе аркасында район бюджеты тотрыклы һәм ышанычлы булып кала. Шәмсун Сөнгатов чын күңелдән әлеге дәрәҗәле бүләк алуы белән котлыйбыз! Аның хезмәте республикада гына түгел, ил күләмендә дә югары бәяләнә килә, һәм без моның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Нет комментариев