26 сентябрьдә Байлар Сабасында «Кросс Татарстана — 2026» массакүләм ярышлары үткәреләчәк
Спорт яңалыклары

26 сентябрьдә Байлар Сабасында «Кросс Татарстана — 2026» массакүләм ярышлары үткәреләчәк

Сезне 26 сентябрьдә «Аргамак» картодромында көтеп калабыз!

2026 елның 26 сентябрендә, шимбә көнне, Байлар Сабасының «Аргамак» картодромы территориясендә спорт бәйрәме гөрләячәк. Биредә традицион республика күләмле массакүләм ярышлар — «Кросс Татарстана — 2026», шулай ук Бөтенроссия йөгерү көне билгеләп үтеләчәк.

Үткәрү урыны: Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы, «Аргамак» картодромы.

Чара программасы:

  • 09:00 – 09:45 — Катнашучыларны теркәү һәм номерлар тапшыру.
  • 10:00 — Ачылыш
  • 10.15-11:00 —  Старт (балалар һәм укучылар чабышы).
  • 11:00 — Старт (ир-атлар һәм хатын-кызлар чабышы)

 


Нет комментариев