Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Без барыбыз да бертигез!» [+фоторепортаж]

«Без барыбыз да бертигез» концерты мөмкинлекләре чикле балаларга бәхет һәм елмаю бүләк итте.

Ел саен декабрь аенда Район мәдәният бүлеге тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чаралары  уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел, башка еллардан аермалы буларак, мөмкинлекләре чикле булган егет-кызлар Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән беррәттән сәхнә түренә күтәрелде. Концерт көчле тәэсирләр калдырды, ихлас, уйланырга мәҗбүр итә торган, тирән тәрбияви көчкә ия, күпләргә сабак бирерлек тамаша булды ул. Афәрин кызлар-егетләр! Концертка күп кешенең көче кергән:  концертта катнашучыларның да, мәдәният хезмәткәрләренең дә, укытучыларның да, ата-аналарның да, «артистлар»ны техника белән һәм башка төр ярдәм белән тәэмин итүчеләрнең дә тырышлыгы көн кебек ачык. Зур итеп рәхмәт, иҗат уңышлары Сезгә, һәрчак шулай маяк булып торыгыз!

"Шундый күңелле, бай эчтәлекле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтебез зур. Балаларыбызның шатлыклы елмаюын күрү шундый рәхәт! Ә әкият геройлары, җырлы-биюле тамаша барыбызга да ошады", - диделәр әти-әниләр.

Бәйрәм ахырында һәркем Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан  татлы күчтәнәч алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев