“Ә безгә әти кирәкмиме?!“ [+фоторепортаж]
Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесе Юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелде.
Шушы уңайдан укучы балалар арасында кул эше һәм сынлы сәнгать эшләре, инша язу конкурсы үткәрелде.
Нәргәзәгә әлеге иншасы өчен 1нче урын бирелде. Шәмәрдән лицееннан Гөлназ Рамазанова (II урын), Килдебәк мәктәбеннән Алисә Вәлиәхмәтова (III урын) язган иншаларны укыгач та, нигә шулай ваемсыз без юлларда дип уйга каласың. Укучылар юллар иминлегенә карашларын рәсемнәре аша да белдергәннәр иде. Курсабаштан Инсаф Рәхимуллин эшенә I урын бирелде. Олы Кибәче мәктәбеннән Гөлназ Шакирова -II, сәләтле балалар мәктәбе укучысы Аяз Сөнгатов III урында. Кул эше конкурсының нәтиҗәләре: 1. Камол Камолов(гимназия). 2. Алия Мөхәммәтова (Олы Кибәче). 3. Адилә Фәйзуллина (Завод-Нырты). Аларга ЮХИДИ хезмәткәрләре тапшырган бүләкләр юлларда иминлеккә тагын да игътибарлырак булырга ярдәм итәр.
Тулы язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев