Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безне абүнә эше берләштерә

Матур җәй уртасында - июльнең икенче якшәмбесендә почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу дата хат ташучылар өчен урак өсте - матбугатка яздыру кампаниясе төгәлләнгән чорга килде. Почтаның эше абунә үткәрү генә түгел, билгеле. Быел почтамтта кредитлар бирү, эш хакы карталарына операцияләр башкаручы "Почта-Банк" та ачылды. Кыскасы, яңалыкны үзләштереп кенә өлгер. Шулай да редакция өчен, продукциябезне халыкка почта аша җиткерүче оешма буларак, безне абунә эше ныграк берләштерә. Почтамт агымдагы елның 6 аенда 28,528 миллион сум керем алып, план үтәлешен 107 процентка тәэмин иткән. Матбугат тиражы буенча да йөкләмәләр үтәлгән, әмма табышлы өлеше 100 процентка тулып җитмәгән. "Саба таңнары"на язылучылар саны да кимеде. Моның сәбәпләрен Саба районара почтамты начальнигы Фәнил Ильясов бүлмәсенә район үзәгендә хат ташучыларны җыеп аңлаштык (фото). Моны үзебез дә беләбез, анысы. Авылларга чыкканда: "Ачуланмагыз инде, язылмаган идем, акча җиткерә алмыйм, гомер буе фермада эшләдем, пенсиям аз шул", - дип уфтанучыларны күп ишеттек. "Үзегез белән Саба оешмаларында йөрдек, беләсез бит",- дип сүз башлады Гүзәлия Хаҗиева. Әйе шул, хезмәт хаклары 8 мең алучы пенсионерныкыннан 4-5 тапкыр артык кешеләрне дә газетага яздыра алмаган идек Гүзәлия белән. Ирек Зарипов: "Газетаны кушымтасыз гына чыгарып булмыймы соң, анысын укымыйбыз диләр",- дип әңгәмәгә кушылды. Екатерина Шәяхмәтова: "Русчасын да чыгарып булмыймы соң?"- дип өстәде. Яшьләр

- Бәйрәмдә гадәттә алдынгыларны хөрмәтлибез. Хезмәтләрен озак еллар нәтиҗәле башкарган Шәмәрдән почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Рәсимә Гарифуллина - "Россия почтасы" унитар предприятиесе, сортировка операторы Зөһрә Мөбарәкшина "Татарстан почтасы" филиалы Мактау такталарына кертеләчәк. Әйдәп баручы бухгалтер Халидә Шаһиева - "Россия почтасы" Рәхмәт хатына, шофер Әлбирт Шәмәнов "Татарстан почтасы" Мактау грамотасына, оператор Гөлфия Рәхимова, почта бүлекчәсе начальниклары Әлфия Хисмәтова, Гүзәлия Мулләхмәтова, инструктор Фирая Фәләхова Рәхмәт хатына тәкъдим ителделәр. Гөлнур Әхмәтвәлиева (Түбән Шытсу) Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләре бүләккә ялгансын, лаеклы ялга киткәндә файдасын күрсеннәр дибез. Коллективны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм, уңышлар, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев