Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эштә һәлак булучыларның гаиләләренә бирелә торган акчаны 2 миллион сумга җиткерергә тәкъдим иткәннәр

Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Дәүләт Думасында эштә бәхетсезлек очрагы килеп чыгу сәбәпле һәлак булучылар яки профессиональ авырудан үлүчеләрнең гаиләләренә иминият акчасын арттыруны күздә тоткан закон проекты каралачак. Түләү күләмен 2 миллион сумга җиткерү тәкъдим ителә.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, иминиятләштерелгән кешенең үлүе очрагында түләү күләме әлегә 1 миллион сум тәшкил итә. Инфляциягә карамастан, акча күләме 2014 елдан бирле үзгәртелмәгән.

 

Тәкъдим авторлары иминиятләштерелгән кеше производствода бәхетсезлек очрагы сәбәпле, яки һөнәри чирдән үлүе очрагында 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр иминият түләвен билгеләүне тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев