Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Китапханәләрдә “Балалар китабы атналыгы” старт алды

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре, Эзмә урта мәктәбе китапханәчесе белән берлектә әти-әниләр һәм балалар катнашында әдәби викторина уздырдылар. Ике команда катнашында узган...

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре, Эзмә урта мәктәбе китапханәчесе белән берлектә әти-әниләр һәм балалар катнашында әдәби викторина уздырдылар. Ике команда катнашында узган әлеге уенда "Иң зирәк әти-эни", "Иң зирәк бала" номинциясендә җиңүчеләр билгеләнде. Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, беренче сыйныф укучылары өчен,"Каникулда яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Яңа китаплар белән таныштырып,шигырьләр,әкиятләр кычкырып укылды.Ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар. Соңыннан бик яратып "Тылсымлы кайчы" уены уйнадылар, үзләре теләгән бүләкләрне ала алдылар.

Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын ясадылар.

Олы Нырты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балаларга "Книжное царство - мудрое государство" дип исемләнгән библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче балаларга беренче китапханәләр, беренче китаплар турында сөйләде, үзебезнең авыл китапханәсе
турында әйтеп үтте һәм "Милли китапханәсендә кунакта" презентациясе күрсәтелде. Өйләрендә укырга балалар яңа китаплар алдылар.

Балаларны китап укуга тарту максатыннан Шекше авыл китапханәсе мөдире Балалар өчен яңа китаплардан гына торган китап күргәзмәсе эшләп куйды. Китапханәгә килгән балаларны әлеге китаплар белән таныштырды.

Курсабаш авыл китапханәсендә балалар өчен яңа китаплар көне үтте. Балалар яңа китаплар күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайладылар. Яңа китаплар буенча китапханәче балаларны әдәби аукционда катнашырга чакырды, балаларның үзләре сайлаган иң кызыклы 3 китап аукцион сорауларына дөрес җавап биргән өч балага чиратсыз бирелде.

Юлбат авыл китапханәчесе Йосыф-Алан клубында урнашкан күчмә китапханәдә булды. "Каникулда яңа китап" - мәгълүмат сәгате уздырды. Яңа китаплар белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. Соңыннан клуб мөдире белән берлектә "Балалар китабы - сихри бер дөнья" - әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырылды, "Әкиятне таны"- викторина, "Сүзләрне тап"- тапкыр-шоу үткәрелде. Барлык балаларга да бүләкләр бирелде.

Яңа Мичән авыл китапханәсендә "Балачагым китаплары" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарада китапханәче Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында сөйләде. Яңа китапларга күзәтү үткәрде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев