Миңгәр авылында яшәүче 90 яшьлек Бибиниса әби: "12-13 яшьтә тота башлаган идем кул эшен, бүген дә ташлаганым юк"
«Аллаһы Тәгаләдән изге гомер бир, башларыма зиһен бир», - дип сорадым. Ходай ялваруларымны ишетте, гомерен дә, зиһенен дә бирде», - ди Миңгәр авылында яшәүче Бибиниса әби.
27 июньдә 90 яшен тутырган Бибиниса әбигә күзләр генә тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. Өйнең бөтен почмагын аның кул җылысы белән бәйләнгән, тегелгән кул эшләре иркәли. Дивандагы күз явын алырлык җәймә дә, йомшак аюга бәйләп кидерткән яңа кием дә, бизәкле япкычлар, чигүле мендәр тышлары- барысы да аның уңган куллары булдырган бизәкләр. Бүген дә һич тик торырга яратмый: яңа бәйли башлаган шарфына тиз арада күзләр арта тора. «12-13 яшьтә тота башлаган идем кул эшен, бүген дә ташлаганым юк, кулы эш белгән кеше - бәхетле ул, юк-бар сөйләшеп әрәмгә вакыт уздырганчы, күзәнәкләр үрәсең. Балаларымны да гел бәйләп, тегеп киендердем», - ди Бибиниса әби. Бүген дә хуҗалыктагы тавык-чебешләрне караша, нинди эш булса да беренче үзе тотына .
Кыз чагында күргән төше - дүрт бала иярткән ата казның каңгылдашып Миңгәр ягыннан Тимершыкка таба килүен әнисенең юравы 1968 елда юш килә. Хатыны үлеп, Миңгәрдә 4 бала белән ялгыз калган Галихан абый кияүгә сорап килә аны. Шул көннән үксез дүрт сабыйны үзенең җылы канаты астына ала ул. «Беренче көннән «улым», «кызым» дип дәштем, бик ачуым килгәндә генә исемнәре белән әйтә идем»,- ди Бибиниса әби. 1971 елда Галихан абый һәм Бибиниса әбинең уртак кызлары - Гөлнара дөньяга килә. Тик пар канатлар булып биш ел гына яшәү насыйп була - сугышта алган яралардан Галихан абый 46 яшендә вафат була. Бибиниса әби ирен, өч улы - Тимерхан, Ямнихан, Миңнеханны бакыйлыкка озатып, бүген төпчек кызы Гөлнара тәрбиясендә гомер кичерә. Олы кызы Тәнзилә Васильево бистәсендә яши. «Әниебезне үги дип үсмәдек, дус-тату булдык, бик тырыш булды, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, бервакытта да кеше гайбәтенә кермәде, ризыкның чамасын белде, хәрәкәттә булды, сиксән яшенә кадәр лимонны да бөтен көе ашый иде. Озын гомерле булуында шушы сыйфатларының да тәэсире бардыр», - ди кызы Тәнзилә. Гомере буе ару-талуны белмичә, Ходай биргән саулыгына шөкерана кылып яши. Үзен юбилее белән котлап килгән социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗинны, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиевны җырлап каршы алып, изге теләкләре белән озатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев