Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нигә, әни, сине төштә күрәм

Әни, сине нигә төштә күрәм, Эшләремдә юк бит чатаклык. Тормыш ямен гел хезмәттә күреп, Бәхетебезне без шулай таптык. Әни, төшләремә гел керәсең, Кайгы-шатлык килгән чакларда. Нигә минем өчен кайгырасың, Мин бит басып тормыйм чатларда. Эшем әйбәт, барысы да яхшы, Борчыларга сиңа сәбәп юк. Җир йөзендә инде булмасаң да, Һаман борчыласың...

Әни, сине нигә төштә күрәм,
Эшләремдә юк бит чатаклык.
Тормыш ямен гел хезмәттә күреп,
Бәхетебезне без шулай таптык.
Әни, төшләремә гел керәсең,
Кайгы-шатлык килгән чакларда.
Нигә минем өчен кайгырасың,
Мин бит басып тормыйм чатларда.
Эшем әйбәт, барысы да яхшы,
Борчыларга сиңа сәбәп юк.
Җир йөзендә инде булмасаң да,
Һаман борчыласың сабый күк.
Әнием, дип сиңа эндәшәмен,
Кереп йөдәткәндә төшемә.
Мин сүз бирәм борчу китермәскә
Сиңа, әни, якын кешемә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев