Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район китапханәсе шагыйрь Зөфәр ага Шәйхетдиновның «Әсәрләр» китапларын тәкъдир итү кичәсе уздырды

13 май көнне район китапханәсенең уку залында шагыйрь Зөфәр ага Шәйхетдиновның өр-яңа нәшер ителгән «Әсәрләр» китапларын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Бүген аңа 76 яшь тулган булыр иде.

Бу кичәбез аның якты истәлегенә багышланды. Әле берничә ел элек кенә Саба шагыйре Зөфәр Шәйхетдиновның күп еллык җыелган хезмәте, блокнот битләрендә генә сакланган иҗаты халык каршына чыгыр дип күз алдына да китерә алмаган идек. Менә ниһаять, без якташ шагыйребезнең 5 томнан торган шигырь җыентыгын күрү бәхетенә ирештек. 300 данә тираж белән "Илһам" нәшриятында бастырылып чыгуы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелеге астында нәшер ителүе дә зур игътибарга лаек. Шулай ук бу җыентыкларны чыгаруда зур хезмәт куеп, тырышлык күрсәткән, армый-талмый китап чыгару юлларын таптап йөргән, бихисап зур өлеш керткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, 4 китап авторы Рәйсә апа Имамиева шагыйрьгә карата булган тирән ихтирамын белдерде. Зөфәр Шәйхетдиновның үзенең хәләл җефете Физия Корбан кызына атап язган шигырьләре дә байтак. Әнә шундыйларның берсе "Җәүһәрләр күк тутыкмыйча" шигыре китапханәче, кичәне әзерләүче һәм алып баручы Мостафина Гөлнара тарафыннан яңгырады.
Зөфәр абыйның күп кенә салмак шигырьләре үзенә көй сорап тора. 35 кә якын шигыренә көй язылган да инде. Лаеклы ялда булучы, китапханәче Хузина Раилә башкаруында (баянда Таһир Исмагилов) Зөфәр Шәйхетдинов сүзләренә язылган "Саба җиле, йомшак җил", "Таң җиле" җырлары күңелләргә үтеп керде.
Шагыйрьнең каләмдәшләре, шагыйрәләр Миннегөл апа Манихова һәм Илмира Гыймаеваның зур хөрмәт йөзеннән Зөфәр абыйга багышлап иҗат ителгән шигырьләре барчабызны да таң калдырды.
Матур эчтәлекле кичәне тәмамлау сүзе белән китапханә директоры Батырханова Гөлсем Нәкыйп кызы үтемле чыгыш ясады. Бүген исә безнең шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновка "Без онытмыйбыз сезне! Тыныч булыгыз, сезнең гомерегез инде шушы китапларда дәвам итәчәк", - дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы