Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе 25 июльдән "Комбайн" операциясе" районара тикшерүләре игълан итте. Бездә районара тикшерүләр Саба һәм Теләче районнары арасында үтәчәк.
- Мондый уртак рейдлар урып-җыю комбайннарына дәүләти караулар үткәрелгәннән соң, аларның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү, урып-җыю барышында бөртек җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүне, сакланышын тәэмин итүне профилактикалау максатыннан үткәрелә. Операция барышында ике район белгечләре берләшеп кырларда эшләтелүче урып-җыю комбайннарына тикшерүләр үткәрәчәк, монда техниканың дәүләт номеры булу-булмавы, аның куркынычсызлык техникасы җиһазлары белән комплектлануы, яктырту һәм сигнал приборларының төзеклеге, двигательләренең торышы һәм башка шундый тиешле нәрсәләргә ныклы игътибар биреләчәк, - ди Гостехнадзорның Саба районы буенча бүлек начальнигы- баш дәүләт инженер-инспекторы Рөстәм Харисов. Операция 19 августка кадәр дәвам итә.
Нет комментариев