Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуйга кулъяулык әзер: Иске Мичәндә яшәүче Минзәлия Фәйзрахманова искиткеч матур кулъяулыклар, сөлгеләр чигә [+фото]

Сабантуйлары якынлашканда хуҗабикәләр кунак кайтышка йорт тирәсен матурлый, кызлар матур күлмәк ала, батыр егетләр келмәгә чыгарга көч туплый.

Иске Мичән авылында яшәүче Минзәлия Фәйзрахманова исә кулъяулыклар, сөлгеләр чигә.

-Авылыбыз гармунчысы Айдар Нургалиевка ел саен бирнә җыйганда чиккән кулъяулык бүләк итәм. Чигеп куелган сөлге, кулъяулыкларым бар, теләге булганнарга бирәм, - ди чигү остасы.

Минзәлия һәм Илгиз Фәйзрахмановларның матурлыкка омтылып, аларны үз куллары белән булдырып, тирә-якка нур чәчеп яшәүләре капка төбеннән үк күренә. Гараж ишегендә үк ике аккош йөзә аларның. Челтәр бизәкле кәрнизне тагын да нурландырып, тәрәз аша хуҗабикәнең яран гөлләре елмая. Өйалды ишеген ачып кергәч тә, идәндәге ыргак белән үргән зур-зур түгәрәк киезләргә күз төште. Юри санадым, дистәдән артып китә. Хикмәт, матурлык, гүзәллек бу йортта!

-Биш-алты сәгать йокы җитә миңа. Тик утырырга яратмыйм, - ди Минзәлия апа. - Бер киезне бер көндә бәйләп чыгам. Тормыш бик рәхәт бит хәзер. Абзарда бер сыер, бер бозау бар. Хәзер мал-туар асрау да бик җайлы. Аш-су әзерләгәч, кул эшенә дә вакыт күп кала, - ди хуҗабикә.

Искерә төшкән бер кием, чүпрәк-чапракны да әрәм итми кул остасы. Алардан тасмалар ясап, киез итеп үрә. Ыргакны да үзенә генә җайлап, телевизор антеннасыннан Илгиз абый махсус, уңайлы итеп ясап биргән. Чиккән мендәр тышлыгы, сөлгеләрнең яктылыгы, җете чәчәкләр болыннан өзеп алып кына тукымага беркетеп куйган кебек. Табигатьнең кайбер чәчәкләре көнләшерлек тә әле!

-Мендәр тышларын, сөлге, кулъяулыкларны заказга да чигәм. Сораучылар бик күп, укытучылар да ала. Күргәзмәләргә, никах туйларына да, кияүгә чыгасы кызларга да алып куялар. Элек мулина белән чигә идек. Хәзер күбрәк шәл җебе кулланам. Ул җетерәк, матуррак чыга. Нинди матур бизәк күрәм, тизрәк төшереп алам, - дип чәчәкләр матурлыгының серен дә чиште Минзәлия апа.

Һаман эзләнүдә кул остасы. Интернеттан карап, сәйләннәр белән чәчәкләр дә үргән, җепләрдән дә бәйләп куйган.

-Бәйләгән, ясаган әйберең булса рәхәт. Аларны бәйләгәндә бер рәхәтлек алсам, бүләккә биреп тә сөендерергә яратам. Ярминкәләр үткәргәндә күргәзмәләргә дә, Сабаның үзендә дә сатуга алып китәләр, - ди Минзәлия апа.

Илгиз абый күрше авылдагы Кызыл Мишә авылындагы комплекста газ операторы булып эшли. Минзәлия апа пешекче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ике егет - Илмир белән Илфирны, кызлары Венераны да матурлыкны күрергә өйрәтеп үстергәннәр. Уллары ислам дине кануннарын үтәп яшиләр, кызы Венераның да бәйләү-чигү эшләренә кулы ятып тора.

Үзе чиккән, үзе булдырган матурлык, чәчәкләре дөньясында бал җыеп йөрүче, тиктормас бал кортына ошаттым мин бу авыл апаен. Бер риваять тә бар бит. Бал корты эшсез торырга яратмыйча, чәчәктән чәчәккә кунып йөреп, бал җыйганда дөньяның матур ягын гына күрә. Ә тирес корты, гел тиреслектә казынгач, тормышның караңгы якларын гына тоярга сәләтле. Тормыштан зарланып, ялкаулыкны сыртка салып яшәүчеләргә үрнәк хатын-кыз ул Минзәлия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев