Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сайлаулар тыныч үтә

Саба муниципаль районында Дәүләт думасына сайлаулар зур оешканлык белән ахырына якынлаша.

Сабалыларның күпчелеге гаиләләре, урамнары белән килеп күтәренке кәеф белән лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш бирә. Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның 93,6 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган - бу 22907 кеше тавыш биргән дигән сүз. Сайлау төгәлләнергә 2 сәгать кала, участокларда тәртипсезлек, закон бозулар теркәлмәде, тыныч вәзгыять саклана. Дәүләт Думасы депутатларына кандидатларның һәм сайлаучыларның хокуклары тулы күләмдә саклана. Кагыйдәләрнең үтәлүен барлыгы 5 сәяси партиядән 200 күзәтүче саклый. Шулай ук бермандатлы округтан күрсәтелгән кандидаттан да 40 сайлау участогында да күзәтүче бар. Иҗтимагый тәртип һәм закон сагына 40 участокта 42 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Эчке эшләр бүлеге тарафыннан сайлау алдыннан бер көн кала барлык биналарны тикшереп, иминлек чаралары тәэмин ителде. "Барлык участокларны да йөреп чыктым, полиция хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары белән сөйләштем, һәркем үз урынында, тәртип бозулар юк, читтән килеп кергән элементлар күренми. Сайлаулар төгәлләнгәнче тынычлык сакланачагына шткләнмәскә мөмкин",-ди полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев