Татарстан синоптиклары 1 июльдә яшен, көчле яңгыр һәм җил булачагын кисәтә
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан синоптиклары 1 июльдә яшен, көчле яңгыр һәм җил булачагын кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.

Иртәгә, 1 июльдә, иртән һәм көндез республикада һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм җил булуы ихтимал. Урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, секундына 25 метрга кадәр өермәле җил фаразлана.

Кисәтү иртәнге сәгать 5тән кичке 8гә кадәр үз көчендә булачак.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев