Якташыбыз, шагыйрә Илмира Гыймаеваның яңа гына табадан төшкән «Диңгез кебек безнең күңелләр» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булды [+фото]
Узган атнада район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсе утырышында районыбызның шигъри җанлы кызы, өч китап авторы Илмира Гыймаева яңа гына табадан төшкән иҗат җимеше - «Диңгез кебек безнең күңелләр» дип аталган китабын тәкъдир итү булды. Иң элек бәйрәмне Иштуганнан авылыннан килгән Хәлил Мортазин изге җомга көне хөрмәтенә Коръән аятьләре белән башлап, тормыш кыйммәтләре, яшәеш мәгънәсе хакында вәгазь укыды. Әлеге утырыш матур шигърият бәйрәмен хәтерләтеп, Илмира ханымның яңа китабына тупланган шигырьләре укылды. Шагыйрәнең шигырьләре табигать матурлыгына соклануга, якты, ачык төсләргә бай тирән уйга калдырырлык фәлсәфи фикерләргә, поэтик табышларга, хыял күәсенең киң булуы белән үзенчәлекле. Шулай ук Илмира ханымга һәр вакыйганы шигъри телдә образлы итеп әйтә белү осталыгы хас. «Мишә дулкыннары» берләшмәсе әгъзалары талантлы якташыбызның ижатына югары бәя бирделәр, шигырьләренең җырлап торуына басым ясадылар. Утырышта райондашыбыз, һәвәскәр композитор Рөстәм Зарипов шагыйрәнең «Безнең җыр», «Кайда соң, иркәм?» шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкаруы шигьри бәйрәмне тагын да ямьләде. Шигъри җанлы райондашыбызга киләчәктә дә илһам чишмәсенең саекмавын, яңадан-яңа иҗат уңышлары телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев