Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын чыгу ихтималы зур булган жәйге айларда әлеге хәвефне булдырмый калу турында

Йортны һәм каралты-кураны ничек янгыннан саклап калырга? Безнең һәркайсыбыз иртәме-соңмы үзенә әлеге сорауны бирә. Җавап бик гади моның өчен янгын куркынычсызлыгы буенча гади генә булган таләпләрне үтәргә кирәк. Монын өчен шунысын да белеп тору аеруча мөхим: төзек булмаган розеткалар, изоляциеясе тузган электр чыбыкларын файдалану, берничә әлектр приборларын берюлы электр челтәрәнә...

Соңгы елларда, шул ук вакытта Саба районы биләмәләрендә дә , мунча мичләренең дөрес урнаштырылмавы, ягу мичләрен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, аларны чамадан тыш ягып кыздыру аркасында чыккан янгыннар ишәйде. Ягулык сезоны башланыр алдыннан һәм ягу вакытында 2-3 айга бер мичнең, төтен юлының тәртиптә булуын тикшерергә кирәк, әгәр ярылган урыннар булса, аларны сыларга, корымланган булса, чистартырга кирәк. Шулай ук мичне, төтен торбаларын агартырга онытмагыз. Мичләрне ягуны балаларга тапшырмаска, ягу дәверендә караучысыз калдырмаска кирәк. Көннәрнен коры, әссе, шул вакытта жилле булып янгын чыгу куркынычын арткан чорда чүпләр ягу, коры үлән яндыру, басу кырлар. урман һәм болын тирәсендә учак ягу, ачык ут куллану катгый тыела.

Янгын чыккан очракта анын белән көрәшү өчен йорт биләмәләрендә , бочка белән су, чиләк, баскыч, янгын сүндергеч (огнетушитель), багор, лом тотарга тиеш. Безнен йорт жирләребезнен, әйләнә тирәнен иминлеге безнен үзебезнен кулларда, янгыннарнын нинди фажигаләргә китергәнен анлап, хәрберебез сак булып, янгыннарга юл куймасак иде.

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе өлкән дознавателе Хузин И.Т

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев