Түбән Шытсу авыл җирлегеннән «Шытсу» ҖЧҖ хезмәткәрләре Дәүләтшин Мияссәр һәм Салихов Илгиз Татарстан Республикасының электрон «Мактау тактасы»на кертелде.
2026 елның 1 августыннан электрон «Мактау тактасы» платформасында районның төрле тармакларында эшләүче 54 оешмасыннан 115 лауреат турында мәгълүмат урнаштырылган. Шунысы сөенечле: алар арасында Түбән Шытсу авыл җирлеге вәкилләре дә бар!
Җәмәгатьчелек тарафыннан югары һөнәри казанышлар һәм намуслы хезмәт өчен, 2026 елда Татарстан Республикасының электрон «Мактау тактасы»на кертү турында таныклыкларыбызның «Шытсу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән ике авылдашыбызга тапшырылды:
- Дәүләтшин Мияссәр Нурмөхәммәт улы, тракторчы. Аның һөнәри осталыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты (2021 ел) һәм Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел) белән билгеләп үтелгән.
- Салихов Илгиз Хатыйп улы, бригадир. Аның бүләкләре исемлеге гаять саллы: «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Мактаулы исеме (2024 ел), ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ике Мактау грамотасы (2008 ел, 2011 ел) һәм Саба муниципаль районы Мактау грамотасы (2011 ел).


Нет комментариев