Югары Шытсу мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дигән җыр һәм шигырь бәйрәме үтте
Һәр елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә
Г.Тукай үзеннән соң халыкка мирас итеп шигырьләрен, әкиятләрен, поэмаларын калдыра. Тукай көне алдыннан 23 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дигән җыр һәм шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. “Дубая” халык уен кораллары һәм гөсләчеләр ансамбльләре Тукай сүзләренә язылган җыр көйләре башкардылар. Чара чын бәйрәмгә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев