Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара салым үзебезгә кайта

Быел 27 мартта үткәрелгән референдумда катнашып, барыбыз да җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә 300 сум үзара салым түләгән идек. Инде 20 ноябрьдә тагын референдум булачак. Шул уңайдан район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Мәгъсум Галиуллин белән әңгәмә кордык. -Мәгъсум Вәлиевич, референдум сезгә нинди бурычлар йөкли? - Татарстан Республикасының тер­ри­тория сайлау...

Быел 27 мартта үткәрелгән референдумда катнашып, барыбыз да җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә 300 сум үзара салым түләгән идек. Инде 20 ноябрьдә тагын референдум булачак. Шул уңайдан район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Мәгъсум Галиуллин белән әңгәмә кордык.

-Мәгъсум Вәлиевич, референдум сезгә нинди бурычлар йөкли?

- Татарстан Республикасының тер­ри­тория сайлау комиссияләре турындагы Законда, референдумнар уздырганда комиссияләр референдум комиссияләре буларак эш итәләр, диелә. Димәк, комиссияләр референдумны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле гамәлләрне башкаруның вакыты һәм тәртибе турында референдумда катнашучыларга мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә бурычлы. Участок сайлау комиссияләренә сайлау кампаниясе үткәрелү чорындагы кебек үк, референдумның да законда каралганча үтүен тәэмин итүне оештыру җаваплылыгы йөкләнә. Районда төзелгән 40 участок сайлау комиссиясе дә шул ук составта гражданнарның үзара салым мәсьәләсендә тавыш бирүләре өчен тиешле шартлар тудырырга бүгеннән әзер дияр идем. Сайлаулардан аермалы буларак, участоклар халыкны 8дән түгел, ә иртәнге сәгать 7дән үк кабул итә башлаячаклар. Комиссия әгъзалары үзләре сәгать 6дан ук эш урыннарында булачак. Референдум көнне сайлау участогында һәр гражданин бюллетень ала. Ә анда үзара салым суммасы һәм аның нинди эшләр башкаруга тотылачагы турында язылган һәм син "әйе" яки "юк" дигән җавапны сайларга тиеш. Әйтик, Саба шәһәр җирлегендә яшәүчеләргә биреләчәк бюллетеньдә "сез 300 сумны балалар мәйданчыклары, тротуарлар, су агу җайланмалары, басмалар төзүгә, зиратларны тәртипләп тотуга бирергә ризамы" дигән сорау һәрберсе аерым пунктлап язылган. Иң мөһиме, үзара салымның 1:4 про­порциясендә өстәмә финанслануы. Ягъни без биргән 300 сум акчага республика казнасыннан тагын 1200 сум өстәячәкләр. Нәтиҗәдә бер кешедән 1500 сум була дигән сүз. Яшәгән җирен төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләүче һәркем "әйе" дип тавыш бирер дип ышанам. Шулай ук 9 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр территориаль һәм участок сайлау комиссияселәрендә алдан тавыш бирергә була.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев