Зиләнең беренче җиңүе
Республикада Мәдәният елында старт алган "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты былтыр да дәвам итте. Бу юлы башлангычлар гына түгел, II-IV сыйныф укучылары да катнашты.
Проектның порталы үзенең эшен рәсми рәвештә октябрь аенда башлады һәм "Сайттан иң актив файдаланучы" бәйгесен игълан итте. Ә моның өчен музейларга, китапханәләргә, тарихи истәлекле урыннарга экскурсияләргә барырга, алар янында фотога төшеп, уй-кичерешләрең белән уртаклашырга кирәк. Рейтинг нәтиҗәсенә таянып, җиңүче дип танылган укучыларны Президент чыршысына чакыру билеты көтә иде.
Ниһаять бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр исемлегенә Саба гимназиясенең I сыйныф укучысы Зилә Гыйззәтуллина да керде. Ул Татарстанның беренче сыйныф укучылары арасында иң югары 177250 балл җыйган булып чыкты. Моның өчен Энҗе һәм Илнар Гыйззәтуллиннар Зилә һәм III сыйныфта укучы тагын бер кызлары Азалия белән 1,5 ай эчендә генә дә 25тән артык музейда, күргәзмәләрдә, галереяларда һәм башка истәлекле урыннарда булганнар. Зилә барысын да ошаткан, аның истәлекле урыннарда, экспонатлар янында төшкән фотоларын сайтта 35 меңнән артык кеше караган. Без әле экскурсияләргә йөрүне дәвам итәчәкбез. Февраль-март айларында Болгарга, Алабугага, Зөягә барырга ниятлибез",- ди Зиләнең әнисе Энҗе Гыйззәтуллина. Биредә олы кызлары Азалиянең дә III сыйныфта укучылар арасында иң югары (177550) балл җыйнавын әйтергә кирәк.
Гомумән, бу гаилә балалар тәрбияләүдә күпләргә үрнәк. Финанс-бюджет палатасы белгече Энҗе спортны да үз итә. Әле декабрь аенда гына хезмәттәше Гөлнара Заһидуллина белән муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында 4х100 метрлы эстафетада җиңү яулап, район командасын 1нче урынга чыгаруга өлеш кертте.
Зиләнең үзе белән дә сөйләшеп алдык. "Казанга баргач, мин үзебезнең Президентыбызны күреп бик шатландым. Безгә әле соңыннан Яңа ел бүләге дә бирделәр",- диде беренчедә беренче җиңүен яулаган кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев