Алсу Вәлиева: ”Иҗади кеше гел хыялланып яши”
Идел буе федераль округының талантлы авторларын берләштергән яшь сценаристлар конкурсы җиңүчеләре арасында райондашыбыз Алсу Вәлиева да иҗади эшен тәкъдим иткән һәм җиңүче буларак тәбрикләнгән
Күптән түгел Казанда Идел буе федераль округының талантлы авторларын берләштергән яшь сценаристлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Дәрәҗәле конкурста Татарстанның 13 муниципаль берәмлегеннән һәм Идел буе федераль округының 9 төбәгеннән 220 кеше катнашкан. Бәйгегә райондашыбыз Алсу Вәлиева да иҗади эшен тәкъдим иткән һәм җиңүче буларак тәбрикләнгән. Алсу – тумышы белән Олы Арташ авылыннан, узган ел КФУның филология факультетын тәмамлаган, бүгенге көндә Килдебәк урта мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы, түгәрәкләр алып бара. Алсу Миннегаян кызыннан әлеге конкурс турында тулырак кызыксындык.
–Алсу, әлеге конкурска каян, ничек барып чыктыгыз?
–Хәзер медиа киңлекләрендә мәгълүмат күп, яшьләр өчен төрле каналлар, сайтлар эшли, кызыксынган кешегә хәбәрләр минутында килеп ирешә. Үзем иҗатка якын кеше, төрле чараларга сценарийлар язам, чыгышлар әзерлим, шигърият белән дә мавыгам. Бу конкурс рус телендә булуы белән дә үзенә җәлеп итте мине. Моңа кадәр гел татар телендә генә иҗат иткәч, үземне башка телдә дә сынап карыйсым килде. Әлеге проектка килгәндә, ул 2024 елдан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә «ТР Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә, шәһәр һәм авыл халкының иминлеген тәэмин итүгә, экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау өлкәсендә белемен арттыруга юнәлдерелгән.
- Димәк, сезнең сценарий да халыкны көндәлек борчыган социаль теманы чагылдырган?
-Әйе, темалар алдан бирелде. Без башта “Волга” яшьләр үзәгендә булдык, төрле лекцияләр тыңладык, безгә сценарийларның ничек язылуы, “базовый” кагыйдәләрне өйрәттеләр. Программасы бик кызык иде. Шуннан соң без 5 көн эчендә оештыручыларга сценарий язып җибәрергә тиеш идек. Мин “цифрлы куркынычсызлык” темасын сайладым. Хәзер бит тормышыбызга ясалма фәһем үтеп керде. Аның белән ничек идарә итәргә, ничек кулланырга? Уңайлылыклары күп булса да, әсәрдә бу яңалыкның тискәре якларын да күрсәтәсе килде. Эчтәлегенә килгәндә, төп герой интернет аша бер кыз белән таныша, алар матур гына аралашалар. Сөйләшә торгач, якынаеп китеп кайбер серләре белән уртаклашалар. Егет кеше “сөйгәне”нә хәтта кирәкле парольләрен дә әйтеп ычкындыра. Нәтиҗәдә, кыз дигәнең ясалма фәһем булып чыга, шулай итеп егетебез мошенниклар тозагына каба. Мин сценарийга режиссер алымнары да керттем, төрле бизәкләр өстәдем. Бәлки иҗат эшем башкалардан шуның белән дә аерылып торгандыр. Төп фикер итеп шуны җиткерәсем килде: куркыныч заманда яшибез, бик игътибарлы, уяу булырга, бигрәк тә интернет белән сак эш итәргә кирәк.
-Бу сценарийны сәхнәдә күрә алачакбызмы?
–Җиңүче сценарийлары алга таба булачак ПрофилАрт конкурсында катнашучыларга тәкъдим ителәчәк. Театр коллективлары безнең эшләр арасында үзләренә ошаганын сайлап, театральләштереп, конкурска видео төшереп җибәрәчәкләр. Үзебезгә дә режиссер буларак сәхнәләштереп карасак була язган сценарийларыбызны. Бәлки илһам килеп, эшләп тә җибәрербез.
–Киләчәктә нинди планнар белән яшисез?
–Планнар бар инде ул, иҗади кеше гел хыялланып яши, нәрсәгә дә булса омтыла. Киләчәктә балаларга һәм яшьләргә иҗади урын булдырыр идем. Йә театраль студия, яисә барысы бергә: бию, вокал, нәфис сүз. Балалар кечкенәдән сәхнәдә шөгыльләнсәләр, иҗатта кайнасалар, үзләренә җиңел була. Үсә-бара кыю булырга, кеше арасында үзләрен тотарга өйрәнәләр. Яшьләргә дә үзләренә ошаган, күңелләренә рәхәтлек биргән шөгыльләре булса, шуның буенча үсәргә, тәҗрибә алырга киңәш бирер идем. Үз максатларына ирешеп, тырыш булып, республикабызга кирәкле һәм горурланырлык шәхесләр булырга язсын. Хәзер инде иң мөһиме - күкләребез тыныч, аяз булсын, барыбыз да уңышларга куанып, сәламәт, тату яшик.
Илмира Галимуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев