Саба таңнары

Сабинский район

16+
Конкурслар

«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлешле II ачык әдәби конкурска эшләр кабул итү дәвам итә.

Конкурсны оештыручылар - “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәм » Татар китап нәшрияты».

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста  2022 елдан язылган (әлеге яисә башка конкурсларда иртәрәк игълан ителмәгән), Татарстанлыларның махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә күрсәткән фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, ватанпәрвәрлеген чагылдырган  әдәби әсәрләр катнаша.

Эшләр 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- “Повесть”

- “Хикәя”

- "Поэма яки шигырьләр циклы”

- “Очерк"

II конкурста рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» номинациясе булдырылды.

«Роман» номинациясе буенча эшләр 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны konkurs@tatkniga.ru электрон почта адресына "«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлешле ачык әдәби конкурс»“ билгесе белән юллагыз. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)519-45-39.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы түбәндәге сылтама буенча:

https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm.

Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум.

Конкурсның «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки цикл» “Очерк” номинацияләрендә җиңүчеләр социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләр – 2027 елда басылачак.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев