Иҗатка канат куючы бәйге
«Серле каләм» бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды
Районыбызның яшь иҗатчылары көтеп алган Казан (Идел буе) Федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" бәйгесе быел 18нче тапкыр үткәрелде.
Әлеге бәйгенең никадәр дәвамлы булуы үзе үк районыбызда сәләтле яшьләрнең – каләм тибрәтүчеләрнең күп булуын расласа, шул ук вакытта Васил Гарифуллин исемен йөртүе һәм Казан (Идел буе) федераль университетының мөгаллимнәре катнашында узуы аның никадәр абруйлы, җитди булуын күрсәтә. Әлеге еллар эчендә бәйгенең географиясе киңәеп, ягъни республикакүләмгә әйләнеп, ул Биектау, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча, Әтнә районнарында яшәүче иҗади яшьләрне җәлеп итте. Быел бәйгедә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Хезмәт иясе – хөрмәт иясе”, “Ватан сагында!”, “Бердәм һәм көчле без”, “Минем уйлануларым” номинацияләрендә 60тан артык эш каралды. Шуларның иң яхшы дип табылганнарының авторлары “Сабантуй” спорт-мәдәни комплексында узган тәбрикләү тантанасына чакырылып хөрмәтләнде. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйге җиңүчеләренә Дипломнар Казан Федераль Университеты исеменнән тапшырылды.
Бәйгене оештыручы Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләренең әлеге өлкәдә тәҗрибәләре җитәрлек, әмма иң-иңнәрне сайлап алу җиңелләрдән түгеллеген быел да инкарь итмәделәр.
Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов яшь каләм ияләрен котлап, кайчандыр Юлбат мәктәбендә оешкан хәбәрчеләр түгәрәгенең районара зур конкурска әверелүен билгеләп үтте.
“Без районыбызда шундый дәрәҗәле бәйге узуы белән горурланабыз, аның башка төбәкләрне дә колачлавы тагын да куанычлы. “Серле каләм” бәйгесе – үсеп килүче буынга иҗат өлкәсендә әһәмиятле, мәгънәле, тәрбияви зур баскычны узарга бик яхшы мөмкинлек. Киләчәктә үзегезне әлеге һөнәр белән бәйләүче кыю каләм ияләре итеп күрербез”, – диде Ирек Гарипов үзенең чыгышында.
Ул шулай ук журналистика өлкәсендә белем алучы яшьләрне районыбызда хезмәттәшлеккә чакырды. Быел да йомгаклау тантанасында конкурсны яшәтүдә зур роль уйнаган, мәктәп елларында “Җиңү байрагы” газетасында каләмен чарлаган мөхтәрәм остазыбыз Васил Гарифуллин катнашып, яшь каләмчеләргә хәер-фатихасын бирде.
“Моннан 55 ел элек миңа беренче иҗат канатларын “Җиңү байрагы” газетасы куйды. Район басмасында ун яшемдә беренче язмаларым басыла башлады. Мәктәп елларында газетада күп язмаларым чыкты. Университетта укыганда да практикага Сабага кайта идем. Анда бик күп күренекле журналистлар мәктәбен үттем. Сабада, туган ягыбызда балалар арасында әлеге конкурсның узуы минем өчен зур шатлык, олы дәрәҗә. Иҗади яшьләр күп. Быел татар журналистикасы бүлегенә 1 курска 25 студент кабул итәргә җыенабыз. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенә шактый зур армия килеп кушылыр дигән ышаныч уята. Әмма бу сан да күп түгел. Чөнки мәгълүмат кырыбыз бик бай, 700гә якын мәгълүмат чарасы бар. “Серле каләм” бәйгесенең мәктәп балаларын иҗатка тартуда, район матбугаты, телерадиокомпаниягә җәлеп итүгә роле зур. Соңгы елларда бәйгедә җиңеп бездә студент булучылар да бар. Кызганычка каршы, укуны тәмамлагач, яшьләр район матбугатына атлыгып тормыйлар. Әлегә журналистларны социаль яктан якланган дип әйтеп булмый. Бүген журналист эше энтузиастлар, ягъни эшен ярата торган кешеләр кулында”, – дип сөйләде Васил Гарифуллин.
Ул шулай ук бәйгегә зур игътибар биргән район җитәкчелегенә, катнашучыларга, укытучыларга, оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. Бәйгедә катнашкан каләмчеләр барысы да журналист булып китмәсенә, әмма бүгенге көндә сүз белән эшли белү, үз фикерләреңне кешегә җиткерә алу өчен отышлы булачагына басым ясады. Яшь каләм ияләре өчен милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы ассистенты Фәнүзә Сиражиева, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова кызыклы мастер-класслар үткәрделәр. Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөдире, бәйгенең дәвамлы булуында зур өлеш кертүче Рәсимә Галиева үз чыгышында иң көчле, ягъни игътибарга лаек эшләрнең “Хезмәт иясе – хөрмәт иясе” номинациясенә туры килүен, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында күзгә яшьләр китерлек материаллар булуын әйтеп узды.
“Бәйге елдан-ел кызыклы номинацияләр белән байый бара. Быел да 4 төрле зур мәгънәне үз эченә алган. Бөек Ватан сугышына бәйле язмача материаллар белән беррәттән, видеоформаттагы эшләр дә алынды. Быелгы язмалар иҗадилык ягыннан көчлерәк иде. Иҗат эшләре кабатланмас булырга тиеш, чөнки интернеттан алынган язмаларга да юлыктык. Ул бик тиз ачыклана. Жюри боларга да зур игътибар бирә. Материал зур булмаса да, үз фикерегезне әйтегез. Үз фикерләре булган укучылар хәзерге вакытта бик кирәк. Бәйге кысаларына туры килмәсә дә, проект, фәнни эшләре белән катнашучылар да бар”, – диде Рәсимә Муллаян кызы.
“Серле каләм – 2026” иҗат бәйгесенең быелгы Гран При иясе булып Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әдилә Шәфыйкова танылды. Җиңүчеләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин, “Саба -информ” филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, “Яшьлек”яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров тәбрикләделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев