Районыбызда һөнәри династияләргә багышланган конкурс игълан ителде
Һөнәри династиялар бәйгесе Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан үткәрелә
Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан Саба районы ЗАГС бүлеге “Саба таңнары” газетасы редакциясе белән берлектә һөнәри династияләргә багышланган конкурс игълан итә.
Һөнәри династияне билгели торган шартлар: династия составы бер үк һөнәри хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче өч һәм аннан да күбрәк буынны үз эченә алырга тиеш. Һөнәри хезмәт эшчәнлегенең гомуми стажын күрсәтү кирәк (белгән очракта).
Һөнәри династияләр һөнәрне өлкән буыннан кече буынга тапшыруга нигезләнгән (мәсәлән, ата-аналар-балалар-оныклар һ.б.);
Болар турында тулы эчтәлекле, аңлаешлы итеп язу һәм фотолар белән тулыландыру мөһим. Мәгълүмат “Саба таңнары” газета битендә, социаль челтәрдә яктыртылып, 3 җиңүче билгеләнә. Язмаларны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: sabatannar@rambler.ru.
Конкурска эшләр 2026 елның 22 апреленә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев