Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Саба таңнары” газетасы редакциясе әниләр турындагы язмаларга, шигырьләргә бәйге игълан итә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара әниләр көне якынлаша.

"Әни" сүзе һәркемгә якын! Биш яшьме, илле бишме - ничә генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк. Нәкъ җырдагыча, иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк. Әниләр көне дә елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне әниләребез безнең яратуыбызны һәм кайгыртуны аеруча нык тоя, үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишетәләр, балаларыннан котлаулар алалар. "Саба таңнары" газетасы редакциясе дә, традициягә тугрылыклы калып, асыл затларыбыз турындагы язмаларга, шигырьләргә бәйге игълан итә. Хатларыгызны үрнәк алырлык аналарга багышлап та, башкаларга гыйбрәт булырлык мисаллар белән дә, катлаулы язмышлар турында да яза аласыз. Иң мөһиме, уйландырырлык булсын. Сездән шушы уңайдан хатын-кызлар, әниләр турында матур эчтәлекле хатлар алачагыбызга ышанып калабыз. Уңышлы дип табылганнарын газетада файдаланачакбыз, сайтыбызга куячакбыз. Һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә. Хатларыгызны 24 ноябрьгә кадәр кабул итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев