Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар!

  

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән тәбрик итәм!

Сабантуй – халкыбызның бай тарихын, милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап килгән олы бәйрәм. Ул туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәр­бияли, хезмәт кешесенә хөрмәт уята, икмәк кадерен белергә өйрәтә. Елдагыча, быел да без әлеге бәйрәмне матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алабыз. Районыбызның һәр тармагында да уңышлар бар, күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлыйбыз. Бу – районыбыз халкының уртак тырышлыгы, бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә һәркайсыгызга намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Без халкыбызның милли бәйрәмен ел саен зур уңышлар белән каршылыйбыз. Кайсы гына тармакны алма – терлекчелек, игенчелек, мәдәният яки сәнәгать булсын – һәркайсында уңай нәтиҗәләребез бар, республика күләмендә алдынгы урыннарны билибез. Милли проектлар һәм республика программалары ярдәмендә авылларыбыз һәм шәһәрләребез яңара, төзекләнә. Яңа торак йортлар, яшьләр һәм халык өчен кирәкле социаль-мәдәни объектлар сафка баса, юллар салына, ял итү урыннары ачыла, заманча җитештерү мәй­данчыклары барлыкка ки­лә.

Сабан туе бәйрәмендә авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү күр­кәм гадәткә әверелде. Басу батырлары, хезмәт алдынгылары һәрчак мәйданның иң түрендә урын ала. Бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга чиксез рәхмәт һәм тирән хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең фидакарь хезмәтегез — безнең горурлыгыбыз!

Сабантуй – ул дуслыкны, татулыкны һәм бердәмлекне гәүдәләндергән бәйрәм. Быел без аны Бөек Җиңүнең 81 еллыгы, шулай ук илебездә игълан ителгән “Россия халыклары бердәмлеге елы”, Татарстаныбызда барган Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында аеруча зур горурлык белән каршылыйбыз. Без Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарман ата-бабаларыбызны тирән хөрмәт белән искә алабыз. Тылда фидакарь хезмәт куйган, илне аякка бастырган өлкән буын вәкилләренә, сугыш чоры балаларына рәхмәтебез чиксез.

Бүген дә районыбызның батыр уллары махсус хәрби опе­рация зонасында Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен кө­рәшә. Алар – чын герой­лар. Егет­ләребезнең исән-имин бу­­лып, тизрәк туган якларына, гаиләләре янына әйләнеп кайт­уларын телим. Киләсе Са­бан­туйларны барыбызга да бер­­гәләп, тыныч күк йөзе ас­тында каршы алырга насыйп бул­сын.

Сабантуй – буыннардан-буыннарга күчеп килгән гаилә бәйрәме дә. Кадерле сабалылар һәм бәйрәм кунаклары! Сабантуй белән башланган ма­­тур җәй һәр йортка шатлык, иминлек һәм бәрәкәт алып кил­­сен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев