Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» клубы утырышында 1745 елда Сәгыйть Хәялин нигез салган Каргалы бистәсенең тарихы һәм сәүдәгәр нәселенең дәвамчылары турында фикер алыштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге очрашуның төп темасы туган төбәгездә туып үскән күренекле шәхесләр турында өйрәнүне, эзләнүне дәвам итеп Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин турында булды.
1745 нче елда Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин, Саба ягы һәм Казан губернасының башка авылларыннан 173 гаиләне Оренбург ягына күчереп, Каргалы бистәсенә нигез сала. Әлеге алым Россия хөкүмәтенә Урта Азия илләре белән сәүдә һәм дипломатик мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен кирәк була. Төбәк тарихын өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы Каргалы авылының тарихи истәлекле урыннарына сәяхәте турында чыгыш ясады.
Хәялиннәр нәселенең дәвамчылары белән очрашуы, әлеге төбәкнең яшәеше, элеккеге биналар тарихы турында күп кенә мәгълүмат җиткерелде. Утырышка килүчеләрнең күп кенә сорауларына җавап бирелде, фикер алышынды. Соңыннан якташыбыз истәлегенә музейда экспозиция ачылды. Саба төбәгендә тырыш, максатчан шәхесләр яшәве һәммәбездә горурлык хисе тудырды.


Нет комментариев