Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка арта

Артканнан соң, пенсиянең уртача күләме 7 мең 679 сум тәшкил итәр дип көтелә 1 апрельдән Татарстан кешеләренең социаль пенсияләре 10,3 процентка арта, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте. 1 апрельдән федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, нурланыштан зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик хезмәт Геройларына һәм...

Артканнан соң, пенсиянең уртача күләме 7 мең 679 сум тәшкил итәр дип көтелә

1 апрельдән Татарстан кешеләренең социаль пенсияләре 10,3 процентка арта, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

1 апрельдән федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, нурланыштан зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик хезмәт Геройларына һәм башкаларга) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелә торган өстәмә матди ярдәм һәм социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр дә 10,3 процентка арта. Нәтиҗәдә, индексация 78 меңнән күбрәк пенсионерның (аларның 75,5 меңе - социаль пенсия алучы) пенсия күләмен арттыра.

Беренчел исәпләүләр буенча артканнан соң,социаль пенсиянең уртача күләме 7 мең 679 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга түләнелә торган социаль пенсиянең уртача күләме 11 мең 442 сум булачак. Сугыш нәтиҗәсендә инвалидлыкка чыккан гражданнарның һәм ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсиясе 29 мең 781 сум һәм 30 мең 378 сум булачак.

Шул ук вакытта гражданнарның минималь пенсия күләме, элеккечә үк, ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан ким булмаячак. Татарстанда бу елга пенсионерның яшәү минимумы 6 мең 310 сум күләмендә билгеләнгән. Эшләми торган пенсионерның пенсия күләме, башка түләүләр белән бергә, яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, аңа пенсиягә социаль өстәмә билгеләнә.

"Бу инде быел икенче тапкыр пенсияләрне индексацияләү. 2015 елның 1 февраленнән Россия пенсионерларының иминият пенсияләре 2014 елга кулланучылар бәясе үсешенә карап, 11,4 процентка идексацияләнде. Бу бер миллионнан артык Татарстан пенсионерына кагылды. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 12 мең 300 сум диярлек тәшкил итә", - дип искәртте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Әйтергә кирәк, 2015 елның августында эшли торган пенсионерларның иминият пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев