Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15,7 миллион сумнан артык салым түләүләре һәм иминият кертемнәре күчерелде

Район прокуратурасында салым түләүчеләр тарафыннан салым законнарының һәм дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары турындагы законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча ведомстводан тыш эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге утырышка әзерлек кысаларында һәм аерым оешмалар җитәкчеләренә чакыру җибәрелгәч, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 15,7 миллион сумнан артык салым түләүләре һәм иминият кертемнәре...

Район прокуратурасында салым түләүчеләр тарафыннан салым законнарының һәм дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары турындагы законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча ведомстводан тыш эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге утырышка әзерлек кысаларында һәм аерым оешмалар җитәкчеләренә чакыру җибәрелгәч, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 15,7 миллион сумнан артык салым түләүләре һәм иминият кертемнәре күчерелде. Бу исә бюджетка түләүләрдә финанс мөмкинлекләре табылуы турында сөйли. Җаваплылыгы чикләнгән "Эстель" җәмгыяте генә дә Саба муниципаль районы бюджетына физик затлардан керем салымы буенча җыйналган 14,1 миллион сум күләмендәге бурычны каплады. Моннан тыш җаваплылыгы чикләнгән "Төзелеш конструкцияләре заводы" - 181,7 мең сум күләмендә физик затлар кеременнән салымны, 656,1 мең сум күләмендә - табыштан, 61,7 мең өстәмә кыйммәт салымнарын түләде. Җаваплылыгы чикләнгән "Транссервис" җәмгыяте 370 мең сум транспорт салымын күчерде. Эшче төркем утырышы үткәрелгән көндә җаваплылыгы чикләнгән "Урта Саба" җәмгыяте Пенсия фондына 300 мең сумнан артык бурычын түләде.

Утырышка салым буенча һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары аеруча күп булган 16 оешма-предприятиедән җитәкчеләр һәм бухгалтерлар чакырылган иде. Җаваплылыгы чикләнгән "Алтын Саба" агросәнәгать төркеме, "Алтын Саба", "Олыяз", "Транссервис", "Сабаагрохим" җәмгыятьләре җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә (30 мартка кадәр) бюджетка гомуми суммасы 5 миллион сум тәшкил иткән бурычны түләп бетерү йөкләмәсе бирелде. Эшче төркеме утырышы йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-Строй", "Олыяз", "Транссервис", "Исток"; "Сәүдә йорты", "Эстель", "Кооператор" җәмгыятьләре җитәкчеләре Д.Фәйзерахманов, Г.Әхмәтов, Ф,Ногманов, О.Тихонов, И.Нуриев, Ш.Гайнетдинов исеменә салым законнары өлкәсендәге закон таләпләрен бозуларны бетерү таләбе белән прокурор тәкъдимнәре кертелде. Аларның үтәлеше аерым контрольгә алынды.

Рөстәм Сәлахов,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев