Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

17 ноябрь – полициянең участок уполномоченныйлары көне

Район эчке эшләр бүлегендә әлеге хезмәттә 12 инспектор эшли. Алар 12 административ участокка хезмәт күрсәтә.

  Полициянең участок уполномоченные -Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе.
Участковыйларның заманча тарихы 1923 елның 17 ноябреннән исәпләнә башлана, нәкъ менә шул вакыттан ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бүген бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урыннарны алып тора һәм гражданнарның яшәү урыннары буенча хокукларын һәм ирекләрен яклау гаранты булып исәпләнә. 

   Әлеге һөнәр ияләренә аяусыз хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Үзегезгә, гаиләләрегезгә  нык сәламәтлек, иминлек һәм җиңел булмаган,  әмма кешеләргә кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев