2026 елның августы дөньякүләм күзәтүләр тарихында иң эссе айлар исемлегенә керде
Яңалыклар

2026 елның августы дөньякүләм күзәтүләр тарихында иң эссе айлар исемлегенә керде

Август — климат тарихында иң эссе айларның берсе: глобаль температура 1,65 градуска күтәрелде

 Бу хакта The Guardian газетасы Евросоюзның «Коперник» климат үзгәрешләре хезмәте мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Глобаль температура индустриаль чорга кадәрге дәрәҗәдән 1,65 градуска югарырак булган. Август аенда диңгез өсте температурасы тарихи максимумны узып киткән. Шунысы игътибарга лаек: рекордлы күрсәткечләр һава торышына Эль-Ниньо йогынты ясый башлаганчы ук теркәлгән.

Эль-Ниньо — ул циклик табигый күренеш: Тын океан өстендә җилләр юнәлеше алышыну сәбәпле, анда су температурасы арта, атмосферага гаять зур күләмдә җылылык бүленеп чыга. Бу бөтен дөньяда экстремаль һава шартларын — көчле су басулардан алып дәвамлы корылыкларга һәм гадәттән тыш эсселеккә китерә. Белгечләр җылыту тенденциясенең сакланачагын фаразлый.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Казанда аномаль эсселек теркәлгән иде. Аерым алганда, 18 майда 1923 елгы температура рекорды уздырылды.


Нет комментариев