29 яшьлек ир-ат 13 яшьлек бала белән җенси якынлык кылган
Түбән Камада 13 яшьлек кыз баланы юлдан яздырган өчен 29 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. 2015 елның мартында ир-ат Кармалы авылында яшәүче 13 яшьлек кыз белән җенси якынлык кыла. Тоткарланучы әйтүенчә, ул әлеге гамәлләрен көч кулланып башкармаган, ә барысы да уртак ризалык белән булган, "хисләр" сәбәпче, имеш. Әмма тикшерү органнары,...
Түбән Камада 13 яшьлек кыз баланы юлдан яздырган өчен 29 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.
2015 елның мартында ир-ат Кармалы авылында яшәүче 13 яшьлек кыз белән җенси якынлык кыла. Тоткарланучы әйтүенчә, ул әлеге гамәлләрен көч кулланып башкармаган, ә барысы да уртак ризалык белән булган, "хисләр" сәбәпче, имеш. Әмма тикшерү органнары, ир-ат зыян күрүчене алдаган һәм юлдан яздырган, дип фикер йөртә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Качарга теләгән ир-атны полиция Чистайда тоткарлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев