30 октябрь- Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Бер гаепсезгә миллионлаган кеше репрессияләнгән, аларның төгәл саны беркайда да исәпкә алынмаган
Сәяси репрессия кобаннарын искә алу көне РСФСР Югары Советы тарафыннан 1991 елның 18 октябрендә кабул ителгән “Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен гамәлгә кую турында”гы №1763/1-I карары нигезендә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. “Мемориал” хокук яклау үзәгендә сәяси репрессияләрдән зыян күргән 800 меңгә якын кеше исәпләнә. Араларында репрессияләнүчеләр генә түгел, аларның балалары да бар…Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Ни кызганыч, бу кара тапны тарихыбыздан сызып ташлый алмыйбыз. Авыр язмышка дучар булган ватандашларыбызны онытмыйк, рухларын дога белән искә алыйк, илебез тарихында булган бу гаделсезлек турында балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев