Акчаң булмаса – баллың юк, баллың булмаса – фатирың
Социаль ипотека программасында катнашучыларның бу көннәрдә тәмам йокылары качты. Программада тагын үзгәрешләр. Фатирга хокукны раслаучы вакытлыча беркетмә гамәлдән чыгарылачак. Конкурста бер тапкыр катнашып фатир отучылар кабат үз хокукларын расларга тиеш булачак.
Ни өчен?
Ни кызганыч, халык арасында чыккан имеш-мимешләр күпчелек очракта дөреслеккә туры килә. Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелү турындагы яңалык та интернет челтәрендә бик тиз таралды. Моны һәркем үзенчә фаразлады. Программада катнашучылар дүрт күз белән рәсми документ көтте. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фондының рәсми сайтында яңа таләпләр турындагы хәбәр дөнья күргәннән соң, күпләр аның нәрсә аңлатканын чамалый алмый интекте. Ничек инде, фатирлар яңадан уйнатылачакмы?! Программада катнашучылар башларына ябышты. Ничә еллар көткән куышларыннан колак кагарга мөмкиннәр икән бит. Ни өчен? Бу сорау бүген күпләргә тынгылык бирми.
Әлеге мәсьәләгә без дә ачыклык кертергә тырыштык. Торак фонды белән элемтәгә кергәч, алар әлеге үзгәрешне ипотека программасына "үтеп" кергән кайбер алдакчыларны фаш итү өчен икәнлеген җиткерделәр. Бюджет оешмаларында эшләмәүчеләр дә чиратта тора икән. Алар ялган юл белән өстенлекле программа нигезендә торак алырга тели. "Социаль ипотека программасы бюджет һәм фондны финанслаучы оешмаларда эшләүчеләр өчен булса да, төрле юллар белән программада чиратта торучылар бар. Үзгәрешләр шундыйларны ачыклау, тәртип урнаштыру өчен эшләнә", - дип аңлатма бирде торак фонды башкарма директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин.
Тагын бер сәбәп: кайбер гаиләләр фатир алганнан соң фондка акча күчерми башлаган. Алар белән аерым сөйләшүләр алып бармакчылар. "Әгәр дә гаилә җитди сәбәпләр белән фатирына акча түли алмаган икән, бу очракта фонд андыйларның хәленә керәчәк", - диде фондның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин журналистлар белән очрашу вакытында.
Кабат фатир сайларга
Моңа кадәр социаль ипотека программасында чиратта торучыларга төзелеш эшләре дә башланмаган йортлардан фатир сайларга мөмкинлек бирсәләр, хәзер исә бары тик әзер йортлар гына конкурска куелачак. Һәм иң гаҗәпкә калдырганы - уйнатылган мәйданнар кабат конкурска чыгарылачак. Ниһаять, үз куышым була дип түземсезләнеп көткән фатирыңа башкаларның да дәгъва кылу куркынычы бар. Бу хәл халыкны бигрәк тә куркыта.
- Моңа кадәр төзелә башлаган йортларны конкурска куя идек, - ди Мидхәт Газиз улы. - Бу - эш барышында кыенлыклар китереп чыгарды. Кайберләрен сафка бастыру берничә елга сузылды. Нәтиҗәдә халыкта ризасызлык туды. Шактый шикаятьләр алдык. Хәзер исә йорт әзер булганнан соң гына конкурска куелачак. Гаиләләр бер ай эчендә фатирларына керә алачак.
Торак фондында аңлатуларынча, төзелеп бетмәгән йортлардан фатир отучыларга бирелгән вакытлыча беркетмәләр кулланылыштан чыгарыла. Ләкин шул ук вакытта фатир отучының хокукы югалмый, бирелгән заявка саклана, баллар саны да киметелми. Әгәр дә кеше әлеге фатирдан баш тартып, башка йорттан алырга тели икән, бу очракта гаиләгә конкурста катнашу мөмкинлеге бирелә. "Йорт төзелеп бетәр алдыннан бөтен фатирлар да икенче кат конкурска куелачак, - дип аңлатты Мидхәт Шәрифуллин. - Һәркем үз фатирын кабат сайлый алачак, ләкин ул мәйданга башкалар да дәгъва кыла ала.
Конкурста кемнең баллы зуррак, шул кешегә өстенлек биреләчәк. Шуңа күрә дә балларын арттырырга теләүчеләргә без исәп-хисап счетларына ай саен акчаны кертеп барырга киңәш итәбез. Әгәр дә акчаларын салып, балларын күбәйтәләр икән, икенче конкурста үз фатирларын ота алачаклар. Таләпләрне үтәмәүчеләрнеке башка гаиләгә биреләчәк. Оттырган гаиләләр башка конкурсларда катнашачак. Ләкин шунысы бар, әгәр дә икенчесендә дә отмаса, бу елда катнашу хокукын югалта, 5.8 категориясенә күчерелә. Андыйлар тиз генә фатир ота алмаячак, бары тик конкурсларда артып калган торакларга гына өмет итә алачак".
Аптыраган
- Бу яңалык мине сөендерде дә, борчуга да салды, - ди социаль ипотека программасында катнашучы Айгөл. - Берәү дә бу хәлне көтмәде. Без откан фатир төзелеп бетмәгән, кайчан әзер булыр, әлегә билгесез. "Салават күпере" торак комплексындагы төзелә торган йортыбыз
турында көн дә интернеттан мәгълүмат укый-укый арып беткән идем инде. Хәзер менә тагын үзгәреш керттеләр. Ипотекага рәхәттән кермәдек. Торырга урыныбыз юк, кеше фатирын арендалап яшибез. Безгә кайдан да ярый, бары тик яшәргә урын гына бирсеннәр. Ай саен булачак фатирыбыз өчен акча түләп торабыз, бөтен таләпләрне үтибез кебек. Бюджетта эшлибез. Кеше фатирында яшәп ардык, тизрәк үзебезнеке кирәк. Мин үзем икенчел торакка да риза. Бер айдан бу йортка күченәсез дип фатир бирәләр икән, Казанның кайсы читендә дә яшәргә риза. Иң курыкканым: әлеге яңалыктан соң күп итеп акча салучылар булса, өстенлекне шуларга бирерләр инде.
Фондта исә гаиләнең ничә ел чиратта торуы, ай саен ничек итеп акча салуы да исәпкә алыначагын әйттеләр. Чиратка соңрак басучылар акчаларын күбрәк салсалар да, өстенлекне беренче хуҗаларга, аз-азлап акча кертүчеләргә бирмәкчеләр икән.
Сүз дә юк. Социаль ипотека программасы аз керемле гаиләләр өчен. Бүген бюджетта эшләп, исәп-хисап счетына миллионнар сала алмыйсың. Һәркем фатир алу өчен соңгы тиеннәрен кертә. Чиратта торучыларның фикере әнә шундый.
- Без РКБ яныннан фатир откан идек, - ди Фәнзилә. - 2010 елда документлар тапшырдык. Башта гомуми чиратны көтеп елдан артык вакыт узды. Хәзер менә фатир оттык дигәндә, бу яңалык килеп чыкты. Белмим инде, нәрсә дияргә дә аптыраган. Ай саен 5-10 мең сум акча кертеп барырга тырышабыз.
Фатирлы булыр өчен эшне дә алмаштырырга куркып ятабыз бит. Кергән һәр
тиенебезне счетыбызга салабыз. Гаиләбез белән тулай торакта яшибез. Карап торган, өмет иткән бердәнбер фатирыбыз иде, аны беркемгә дә бирәсе килми, гәрчә 13 нче катта булса да. Минемчә, өстенлекне бер милке дә булмаган, акчасы күп булмаса да, озак еллар чиратта торган гаиләләргә бирсеннәр иде. Ник дисәгез, яшерен-батырын түгел, балалары, оныклары өчен әлеге программадан фатир алучылар бар. Бер генә хыялым: ничек тә сайлаган фатирыбыздан колак какмаска иде.
Бу яңалык бары тик Казан өчен генә кертелгәндер дип уйлый күрмәгез. Әлеге үзгәрешләр бөтен республика буенча. Социаль ипотека программасында чиратта торучы һәркемгә якын киләчәктә кабат конкурста катнашырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев