Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актаныш районы язгы кыр эшләрен башлады

Шулай ук Чистай районы аграрийлары да язгы кыр эшләренә кереште. Алдагы көннәрдә Азнакай районы да аларга кушылачак.

Республикада беренче булып язгы кыр эшләренә Актаныш районы игенчеләре кереште. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Чистай районы аграрийлары да язгы кыр эшләренә кереште. Алдагы көннәрдә Азнакай районы да кыр эшләрен башларга планлаштыра.

Актаныш районының «Н. Баян исемендәге» хуҗалыгы 305 гектарда уҗым арышын һәм бодаен ашлауга кереште. Актаныш районында уҗым культураларына ашлама чәчү барлыгы 12,3 мең га, күпьеллык үләннәрне ашлау 19,3 мең га, Чистай районында 12,3 һәм 20,2 мең га мәйданда башкарылырга тиеш. Республикада 486,7 мең гектар мәйданда уҗымнарга ашлама сибү эшләре планлаштырыла.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елгы уңыш өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бюджет акчасына минераль ашламалар алу мөмкинлеге бар. Бу акчаларны бер гектар чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.

чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/13-03-2020/aktanysh-rayonynda-yazgy-kyr-eshl-re-bashlandy-5728829

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев