Алексей Морозов "Ак Барс"ка кайта!..
Яңалыклар

Алексей Морозов "Ак Барс"ка кайта!..

"Ак Барс" хоккей клубы тренерлар штабындагы үзгәрешләр турында рәсми хәбәр таратты.

Анда әйтелгәнчә, өлкән тренер Валерий Белов "Витязь" командасын җитәклиячәк. Ә тренер Андрей Соколовның башка эшкә күчү сәбәпле Казан клубын калдырып китүе җиткерелә. Тренерлар штабы якын арада тулыланырга тиеш.

Тагын бер куанычлы яңалык: "Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге Алексей Морозовка генераль менеджер вазифасын тәкъдим итте.

http://intertat.ru


Нет комментариев