Әлмәт табиблары симергән кешеләрнең ашказанын кечерәйтү операциясен үзләштергән
Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе табиблары бариатрик операцияне үзләштергән. Хирурглар ашказанының бер өлешен кисеп алалар һәм гастрошунтирование ясыйлар – пациентларга симергәндә ярдәм итә торган заманча операция, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
«Статистика буенча 70 меңнән артык татарстанлы симерүдән интегә. Бу хроник авыру, ул шикәр диабеты, гипертония, йөрәк һәм буын авырулары үсеше куркынычын арттыра. Дәвалау консерватив, туклануны коррекцияләүне, физик йөкләнешне арттыруны күздә тота, табиб дару препаратларын билгели ала», – дип язган ул.
Билгеле бер клиник ситуацияләрдә хирургия ысулларын куллану мөмкин, дип өстәгән Абашев.

Фото: Альмир Абашевның МАКСтагы каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев