“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында катнашырга чакырабыз
Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан оештыра
Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә: Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр :
1. 1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2. 5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3. 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында билгеләнәчәк.
Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.
Конкурста катнашучы “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы – 2024” төркеменә урнаштырырга тиеш.
Конкурска старт 2024 нче елның 1 нче ноябрьдә бирелә һәм 20 нче ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 24 нче ноябрьдә ясала.
Конкурс Нигезләмәсе белән конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев