Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләрегезне хөрмәтләгез һәм яратыгыз!

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көне уңаеннан котлау урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында бүген билгеләп үтелә торган Әтиләр көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.

Видеороликта кечкенә малай тәрәзәгә карап махсус хәрби операциядә катнашучы әтисен көтә һәм үткәндәге төрле эмоциональ мизгелләрне искә ала. Ахырдан малайның әтисе өенә кайтып төшә.

«Әти — гаиләсенең ышанычлы яклаучысы һәм таянычы, балалар өчен батырлык, җаваплылык, тырышлык үрнәге. Әтиләрегезне хөрмәт итеп, яратып яшәгез! Әтиләр көне белән!» - дип язган шулай ук Рөстәм Миңнеханов.

Әтиләр көне РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2021 елның октябрендә гамәлгә куела. Истәлекле дата гаилә институтын ныгыту һәм бала тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатыннан булдырыла. Бүген ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән котлады.

«Россиянең киләчәге – ике, өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр. Шуңа күрә турыдан-туры финанс ярдәме хакында гына сүз барырга тиеш түгел. Безгә сәламәтлек саклау, мәгариф системасын, кешеләрнең яшәү сыйфатын билгели торган барлык өлкәләрне гаиләләрнең ихтыяҗларына юнәлтергә һәм көйләргә кирәк», - дип искәртте Россия дәүләте башлыгы Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atilaregezne-xormatlagez-ham-yaratygyz-minnexanov-atilar-kone-unaennan-kotlau-urnastyrdy-5877691

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев