Авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләделәр
Авыл хуҗалыгы машиналарының язга әзерлегенә бәя куяр чак җитте. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе 23 мартта район хуҗалыклары инженерлары катнашында "Шытсу" җәмгыяте базасында узды. Иң элек Түбән Шытсу авыл башындагы кырга тәртипләп тезеп куелган чәчкеч, культиватор, каток агрегатларының әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде. "Шытсу"ның тракторлары "җырлап...
Авыл хуҗалыгы машиналарының язга әзерлегенә бәя куяр чак җитте. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе 23 мартта район хуҗалыклары инженерлары катнашында "Шытсу" җәмгыяте базасында узды. Иң элек Түбән Шытсу авыл башындагы кырга тәртипләп тезеп куелган чәчкеч, культиватор, каток агрегатларының әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде.
"Шытсу"ның тракторлары "җырлап каршы" алды безне. Авыл кешесенең тынгысызлыгы шуннан да күренә. Эшкә китәсе бар, дип ашыгып кына тора трактор йөртүчеләр. Чылбырлы трактор йөртүче Равил Фәләхетдиновның берүзенә ике "тимер ат".
-Берсе белән җир сукалыйм, язгы чәчүдә катнашам. Икенчесе белән юлларны кардан чистартам, - ди тәҗрибәле механизатор. Ике тракторы да ялт иткән, дәүләт күзәтүчесе дә гаебен тапмады.
-Ишеге дә "Жигули" машинасыныкы кебек ябыла моның, - дип шаккатты кайбер инженерлар. Бу көнне
җәмгыятьнең 21 тракторы һәм 15 тагылма арбасы техник карау узды.
-Техниканы бу дәрәҗәдә әзерләп чыга алулары әйбәт, үрнәк, - дип бәялде "Гостехнадзор"ның район бүлеге баш инспекторы Рөстәм Харисов. - Техник карау уздырганда бер җитешсезлек була икән, әйтик, утсүндергеч яки аптечка гына булмаган очракта да акт төзелеп, шуның нигезендә 20 көн дәвамында булган хата төзәтелергә тиеш, бу көн эчендә төзәтелми икән, техник карау өчен кабаттан акча түләп, техникага тулаем карау үткәрелә. Техник карауны беренче очракта ук үткәреп бетерергә тырышыгыз, - дип, хуҗалык инженерларына киңәш итте.
Дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.
Зәмирә Сәмигуллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев