Айзат Шәймәрданов сөйгәненә тәкъдим ясаган
Яңалыклар

Айзат Шәймәрданов сөйгәненә тәкъдим ясаган

Теләсә нинди тәкъдим түгел, ә өйләнешү тәкъдиме. ТНВ каналында хәбәрләр җиткерүче журналист тиздән башлы-күзле булыр, мөгаен. "Кайчан өйләнәсең инде?" дип йөдәтеп бетергән туганнары да тиздән тынычланып калачак. "Булачак тормыш иптәшемнең исеме Айгөл, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Айзат, - кичә аның туган көне иде. Кремль яры буенда урнашкан "Бахча" ресторанына...

Теләсә нинди тәкъдим түгел, ә өйләнешү тәкъдиме. ТНВ каналында хәбәрләр җиткерүче журналист тиздән башлы-күзле булыр, мөгаен. "Кайчан өйләнәсең инде?" дип йөдәтеп бетергән туганнары да тиздән тынычланып калачак.

"Булачак тормыш иптәшемнең исеме Айгөл, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Айзат, - кичә аның туган көне иде. Кремль яры буенда урнашкан "Бахча" ресторанына бардык. Романтик мохит иде. Төнге 12 тулганда бриллиант кашлы йөзек бүләк итеп, кулын сорадым. Аның өчен бик көтелмәгән булды. Беренче сүзе "әйе" булды. Бөтен дөнья тукталгандай булды. Ярты ел очраштык. Аны очратканнан бирле бөтен тормышым үзгәрде".

Шунысын да белдек - Айгөл Казан кызы икән, микробиолог һәм юрист.
Хәзер Айзат һәм Айгөлдән никах һәм туй турында яңалыклар көтеп калабыз.


    Нет комментариев