Казанда баганаларга белдерүләр ябыштырган өчен штрафны өч тапкырга арттырырга телиләр
Башкалада баганаларга белдерүләр урнаштырган өчен штрафлар тагын да артачак
Тышкы рекламаны законсыз урнаштырган өчен штраф күләме хәзерге вакытта хокук бозучының көнлек хезмәт хакыннан артмый, дип билгеләп үтә Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, штрафны бер мең сумнан өчкә кадәр арттыру максатка ярашлы булачак. Бүгенге көндә Казанда иң еш очрый торган хокук бозулар-тышкы мәгълүмат чараларын, ягъни билбордларны, вывескаларны, листовкаларны һәм башка шундый материалларны урнаштыру белән бәйле. 2025 елда административ материаллар саны 2024 ел белән чагыштырганда 9 процентка арткан. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, компетентлы органнар кисәтүләрне сирәгрәк яза башлаган. Моның урынына алар хәзер беркетмәләр төзиләр, аларның саны ике тапкырга арткан.Моннан тыш, икътисади җинаятьләр өчен шулай ук штрафларны арттыру әзерләнүе билгеле булды. Җинаять кодексының төрле маддәләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
чыганак: https://dzen.ru/evening-kazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев