Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал юк, бәрәңгесез дә калмагаек

Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитоф­тора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди. «Россель­хозцентр»­ның үсемлекләрне саклау бүлеге энтомологы Рузалия Хайрова сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә. - Дөрес, алар икесе дә - гөмбәчек...

Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитоф­тора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди. «Россель­хозцентр»­ның үсемлекләрне саклау бүлеге энтомологы Рузалия Хайрова сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә.

- Дөрес, алар икесе дә - гөмбәчек авыруы. Әгәр дә бәрәңгенең яфраклары сары төскә кергән булса, бу - альтернариоз. Коңгырт төстә икән, фитофтора белән авырый дигән сүз. Авырулар бәрәңге бүлбесенә кадәр китмәгән булса, аларны коткарып калып була. Фитофтора вакытында да, альтернариоздан да бер үк препаратлар кулланыла. Без андый очракта ризоплан, бордо катнашмасы, курзат, абига-пик препаратларын кулланырга киңәш итәбез. Авыру билгеләре күренмәсә, профилактика уздыру җаен карагыз. Аның өчен шул ук биологик препарат - резоплан әйбәт. Ул бәрәңгенең иммунитетын арттыра. Ридомил год, инфинити, акробат МЦ препаратларын файдаланыгыз. Препаратларны фәкать аяз коры көндә генә сибәргә кирәк. Гөмбәчек авыруы белән зарарланган бәрәңге яфракларын һәм сабакларын кул белән җыеп ягу әмәлен дә карагыз. Шунысын да истә тотыгыз: алдан санап киткән препаратларны иртә өлгерешле бәрәңгегә сибәргә ярамый. Аларны бәрәңге уңышын җыярга кимендә егерме көн кала сибәргә була. Бәрәңге алганда исә аларны базга бик нык тикшереп салыгыз, кыш буена авыру бәрәңгедәге гөмбәчекләр башкаларына күчеп, баз тулы уңышыгыз череп бетмәсен, - дип киңәшләрен бирде безгә Рузалия Хайрова.

«Яңгырлар аркасында быел бал уңышы да начар», - ди умартачы Камил Сөнгатуллин:

- Яңгырлар гел явып тору сәбәпле, кортлар үрчеделәр-үстеләр, ә бал җыярга йөри алмадылар. Аязып киткән көннәрдә кортлар чыга, әмма шул ук яңгыр чәчәкләрдәге нектаринны юып төшергән була. Бал уңышына шул да тәэсир итте. Соңгы вакытта бал күп, кая куярга белмибез дип зарланышкан идек. Ул проблеманы чишәргә хөкүмәт тә, законнар да кирәк булмады. Аллаһы Тәгалә үзе хәл итеп куйды, - ди Камил абый.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев