Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга дини тәрбия бирүче мөгаллимәләр күрше районда семинарда катнашты

«Бала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһыга сөйлисе була» Җәлил хәзрәт Фазлыев.

  Күрше Теләче районының үзәк мәчетендә балаларга дини белем бирүче мөгаллимнәр өчен семинар узды. Анда районның  төрле авылларыннан килгән укытучы мөслимәләр катнашты. Очрашу Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам- мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның вәгазе белән башланып китте. "Бала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһыга сөйлисе була"-ди Җәлил хәзрәт. Балаларны дингә өйрәтү, мәчетләргә җәлеп итү безнең бурыч. Мәчетләрдә балалар тавышы тынса, киләчәкнең бетүен көтегез дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Балаларны Аллаһ йортына җәлеп итүнең тагын нинди юллары бар- бергәләп фикерләшик, күршеләребезнең тәҗрибәләрен дә өйрәник. Файдалы һәм нәтиҗәле очрашу булсын»-диде Исмәгыйль хәзрәт.  Чарага безнең Саба районыннан  бер төркем мөгаллимәләр чакырылган иде. Мәчетләрдә балалар өчен дини дәресләр алып баручылар- Килдебәк авылыннан Суфия Мөхетдинова, Лесхоздан Рәсилә Галиева, Шәмәрдәннән Илзирә Галиева, Йосыф Алан һәм Юлбатта укытучы Ләйсән Сәйфуллина балалар укытуда булган эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларны мәчеткә ничек җәлеп итү, дәресләрне төрле өстәмә материаллар белән баету, гомумән, кызыклы, үтемле итеп үткәрү юллары турында сөйләделәр. Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина үзәк мәчеттә  балалар белән шөгыльләрнең ничек узуы, үткәрелгән чаралар турында уртаклашты. Мөхтәсибәтнең баш бухгалтеры Гүзәл Шәрифуллина мәчеттә үткәрелүче чараларга акча табу, ягъни  иганәчеләрне  җәлеп итү юллары турында киңәшләрен җиткерде. Әлеге очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Мөгаллимнәр дидактик материаллар белән алыштылар, шунда ук балалар өчен чыгарылган дини китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Теләчелеләрнең дә балалар белән ничек эшләүләре турында чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев