Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланың иң беренче ризыгы хөрмә булырга тиеш

Хөрмәне чәйнәп, шуның белән баланың казналарын эчке яктан ышку алымы тахник дип атала. Бу эш бала тугач ук эшләнсә, бик яхшы санала.

Һичьюгы, хөрмә балага башка ризыклардан алдарак эләгергә тиеш. Дин буенча, әлеге гамәл баланың тормышы имин һәм "баллы" булсын өчен эшләнә. Моның максаты - авыз куышлыгы мускулларын ныгыту, баланы сөт имә башлауга әзерләү. Бу алымны баланың әнисе яки гаиләдә дин тотучы һәркем эшли ала, дип яза tatar-islam.com. Мөхәммәд (с.г.с.) дә аны хуплаган, мөселманнарга киңәш иткән. Әнәс Ибн Мәлик риваять иткәнчә, Әбү Талханың баласы тугач, ул, хөрмә алып, Пәйгамбәр (с.г.с.) янына киткән. Кунакны каршы алып, Пәйгамбәр (с.г.с.) аның үзе белән нәрсә алып килүе турында кызыксынган. Әбү Талха аңа хөрмәләр хакында әйткән. Шул чакта Аллаһ Илчесе, бу хөрмәләрне алып, чәйнәп, яңа туган бала авызына салган. Аннан соң балага "Габдулла" исемен биргән дип китерелә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев