Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Балкыш»та булган уйланулар

Табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Шәмәрдәнне республикабызда белмәгән ке­­ше сирәктер. Чөнки бирегә – «Балкыш» тернәкләндерү үзә­генә, юл тотучылар биhисап.

 

. Алар тип-тигез автомобиль юл­лары буйлап та, тимер юл транспорты белән дә киләләр. Тарту көче бәлки анын зәңгәр күкләргә ашкынып үсеп утыручы чыршы-наратлар янында урнашуы, шул агачлар арасында күкрәк киереп саф hава сулап, тормышның матурлыгына сок­ланып йөрү мөмкинлеге булуындадыр? Бәлки әлеге үзәкнең якты, җылы, заман та­ләпләренә туры китереп җи­hазландырылган дәвалау бүл­мәләре булуындадыр? Әйе, барысы да шулай. Әмма кон­фетның кәгазе нинди генә матур, ялтыравыклы, затлы булып күренмәсен, аның эчлеге тәмле булмаса, без аны сатып алмыйбыз. Минем «Балкыш»ны конфет белән чагыштырасым килә. Дөрестән дә, әлеге үзәк тышкы яктан нинди генә матур, анда нинди генә дәвалану мөмкинлекләре булмасын, әгәр дә анда эшләүчеләр ми­hер­банлы, ачык йөзле, тәмле телле, үз эшләренең осталары булмаса, коллектив тарафыннан җылы атмосфера тудырылмаса, безнең күңелләр монда тартылмас иде. Бу кырыс заманда йөрәкләре миhербан-шәфкать белән тулы шәхесләр әлегә бар икән.

«Балкыш»ка килеп, ишектән ат­лап керүгә барлык авырулар онытыла. Үзәктә эшләүче директормы ул, табибмы, бухгалтермы, шәфкать туташымы, пешекчеме, физик күнегүләр, тәмле исләр иснәтеп, төрле кул эшләре аша дәвалаучымы, барысы да бер максатка – ял итәргә килүчеләрнең сәламәт­лекләрен ныгытып, ялларын күңелле, файдалы итеп оештыру өчен тырышып эшлиләр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Киләчәктә дә саулык-сә­ламәтлек белән, тыныч, матур, мул тормышта бәхетле гомер итүләрен телибез.

Ял итүчеләр исеменнән

Розалия Шакирова.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев