Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан

Узган атнаны Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан. Бу хәл шушы ук авыл тирәсендәге урманда пәнҗешәмбе көнне була.

- Безнең Бөрбаш урманында кортлык бар, шуннан шактый эчкә кергәч, кычытканлык башлана. Аю шул кычытканны таптап бетереп миңа арты белән басып тора иде, ә кызым аның каршына ук килеп чыкты. Ул безгә карап кына торды, тимәде, куркытмады да. Ләкин аның кадәр зур аю күргәч куркып калдык, башта җайлап кына, ә аннары йөгереп качтык үзеннән. Кечкенәдән урманга еш йөрим, бу юлы да җиләк һәм чикләвек җыярга барган идек. Башка елларда кабан дуңгызы да, төлке дә күрергә туры килде. Тик курыкмадым. Ә бу юлы Аллаһы Тәгалә саклады. Райондашларыбыз сак булса иде, бу юлы аю тук булса, икенче юлы ач булуы бар, - ди ханым.

Районның "Хезмәт" газетасы хәбәр итүенчә, әлеге аю Шәмәрдән урманыннан Бөрбашныкына май аенда күчкән. Шул вакытта ук ул бер кызның каршына очраган булган инде.

Зәлия ХӘСӘНОВА

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев