Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта XVII Мөселман балалар Сабан туе узачак

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештыручылар бай эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләгән

Сабантуй 14 июль, якшәмбе көнне Балтач районының Бөрбаш авылында узачак. Анда якынча 4-5 мең кеше катнашыр дип көтелә. Оештыручылар бәйрәмгә  дресс-код та керткән: ир-атлар – түбәтәйдән, ә хатын-кызлар – яулыктан булырга тиеш.

Сабан туе барышында  бәйрәмгә килгән халык бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укыячак. Уеннар: йөгерү (кызлар һәм малайлар арасында) , кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б.  Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында скутер уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев