Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан мәктәпләре биш көнлек уку системасына күчәчәк

Мәктәпләрнең бер өлеше «биш көнлек»кә дүртенче чиректән үк күчәчәк.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан мәгариф министрлыгына мәктәпләрне «биш көнлек»кә күчерү мәсьәләсен сузмаса кушкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан мәктәпләрендә биш көнлек уку системасына күчү идеясе Уфада узган атнада узган беренче мәгариф форумында яңгыраган.

«Дүртенче чиректә үк мәктәпләрнең күп өлеше биш көнлек укыту системасына күчсен. Ә 1 сентябрьгә инде бернинди искәрмәләр дә булмаячак. Бу эшне башлап җибәрегез. Балалар бераз ял итәр, гаиләләре белән булыр», — дигән төбәк мәгариф министрлыгына Радий Хәбиров.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев